Нурлат чаңгычылары чираттагы уңышларын яулады

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Якшәмбе көнне Нурлат чаңгычылары Самара өлкәсенең Шентала районы Романовка поселогында үткән чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар белән кайттылар. Биредә Богдашкинодан Кристина Белова үз яшь төркемендә 1нче булса, Максим Сандимиров һәм Денис Панков 3нче булып килделәр, ә  тренерлары Иван Белов  2нче булды. 4нче мәктәп укучысы Тимур Шәрәфетдинов ярышларда үз яшьтәшләре арасында 3нче, ә тренеры Валерий Трофимов 1нче булып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International