ичә Әхмәттә үткән үзара салым буенча референдумга килгән авыл халкы тавыш биргәннән соң өйләренә таралышырга ашыкмады. Чөнки тавыш бирү оештырылган клуб бинасында ук авыл халкы өчен “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган зур чара оештырылган иде.
19 мартта “Ледок” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә районыбызда беренче тапкыр тимераякта фигуралы шуу буенча “Язгы тамчы” дип аталган ачык турнир узды.
25 март, җомга көнне, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Пушкин ур., 46) Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк.
Бүген дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы старт алды. Ул 21 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
21 марттан 25енә кадәр “Татар агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү институты” базасында оештырылган квалификация күтәрү курсларында белем алучылар арасында Нурлаттан да 5 фермер бар.
Биккол авылында Нәүруз бәйрәмен билгеләп үтүне шимбәдән үк башлап җибәрделәр. Бу көнне Биккол мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык авыл халкын, мәктәп укучыларын җыеп Нәүруз бәйрәме үткәрделәр.
Бүген Фома урта мәктәбе укучылары “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үткәрә торган интеллектуаль танып-белү уенында катнаша.
15-16 мартта Чирмешәндә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона туры үтте. Нурлатлылар 8 районнан килгән катнашучылар арасында уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар.
2015 елда Балалар үсеше үзәге “ЛУКОЙЛ” җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының грантына лаек булган иде. Һәм менә быелның март башында грант акчаларына бакча үзенең сенсор бүлмәсен булдырды.
Бүген район башлыгы Равил Кузюров “Татплодовощпром” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раил Зиатдинов белән очрашты.