Яңа Әлмәт мәктәбендә район Спартакиадасы үтте

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген, 22 мартта Яңа Әлмәт авылында районның Кама аръягы зонасына кергән авыл мәктәпләре арасында Җиңү көненә багышланган район Спартакиадасы узды. Спартакиада быел традиция рәвешендә бишенче тапкыр үткәрелә, аны оештыруда район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, “Форпост” үзәге һ.б. актив катнаша. Спартакиадада Кычытканлы, Колбай Мораса, Яңа Әлмәт, Яңа Әмзә, Сәләнгеш мәктәпләреннән 55 укучы катнашты. Укучылар чаңгы ярышлары, эстафета, армрестлинг, пневматик мылтыктан ату, мылтыкны сүтү-җыю буенча көч сынашты. Гомуми команда нәтиҗәләре буенча, I урынны Яңа Әлмәт мәктәбе яулады, II урында – Колбай Мораса мәктәбе, III урында – Кычытканлы мәктәбе. Җиңүче командаларга Кубоклар, укучыларга акчалата бүләкләр, медальләр, грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International