“Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Буыннар хәтере” декадасы кысаларында игълан ителгән “Минем бабам – иң яхшысы” һәм “Мин сугыш хакында бары ишетеп кенә беләм” конкурслары бара.
Шул көннәрдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика конкурсында катнашып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып кайтты.
21 нче февральдән республикада старт алган “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс-акциясенә без дә кушылдык. Әйтергә кирәк, безнең 9нчы мәктәп бу акциядә инде икенче ел катнаша.
1 апрельдән 20сенә кадәр Гостехнадзорның Нурлат бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторлар һәм таккычларга техник караулар үткәрәләр. Техник караулар язгы кыр эшләре башлану белән бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы машиналарын гомуми кулланылышта булган юлларда куркынычсыз эксплуатацияләү һәм тирә-як мохитны саклау максатыннан үткәрелә.
М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты, Россия журналистлар берлеге, Мәскәү шәһәре ветераннар Советы һәм “Лига Интернет-медиа” коммерциячел булмаган фонды оештыра торган еллык Халыкара интернет-конкурсның җиңүчеләре арасында быел да нурлатлылар бар.
Иртәгә районның барлык белем бирү учреждениеләре “Без ГТОга әзер” Бөтенроссия акциясенә кушыла. ГТОны кертү буенча районда Чулпан
урта мәктәбе апробацияләүдә лидерлык итә.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлеге 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 7.30да үзәк мәйданда “Сәламәт булырга вакыт” дип аталган массакүләм зарядка оештыра.
Күптән түгел шәһәрнең 3нче мәктәбенең 6 һәм 8нче сыйныф укучылары катнашында “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үткәрелде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республикада белем бирүнең сыйфатын үстерү, иң яхшы педагоголык тәҗрибәсен тарату максатыннан булдырылган укытучыларның һөнәри үсешенә Грант ярдәме конкурсында катнашып, Нурлатның өч педагогы “Укытучы-остаз” дигән исеменә лаек булды.
24 март көнне Казанда Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли семинарда Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее Диплом белән билгеләп үтелде. Бу хакта һәм семинар эше турында җентеклерәк итеп безгә Габдулла Кариев музее директоры Люзия Вәлиуллина бәян итте.