Нурлат аграр техникумында мәктәп укучылары өчен чара узды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Булачак һөнәрне дөрес сайлый белү үз эшеңнең остасы  булу өчен бәяләп бетергесез өстенлек. Нурлат  аграр техникумы тарихында беренче мәртәбә өлкән сыйныф  укучылары өчен үзләрен һөнәри яктан сынап карау чарасы үтте. Чара профессиональ әзерлек белән оештырылып, районның авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар дүрт: автомеханик тракторчы–машинистпешекче–кондитер; тегүче  һөнәрләрендә үзләрен сынап карадылар. “Һәр төркемдә  кеше санын 20дән арттырмадык, чөнки теориядән тыш һәр укучыга практик эш өчен дә мөмкинлек тудыру кирәк,” –дип аңлатты директорның тәрбия эше буенча урынбасары Венера Купцова.
Ә бүгенге мәктәп укучыларына яңа һөнәр серләрен үзләштерергә техникум студентлары ярдәм итте.
 –Бу егетләр безнең бүгенге студентларыбыз, укудагы яхшы күрсәткечләре өчен “волонтер стажер” итеп сайладык үзләрен, –диде директор урынбасары Светлана Абрамова, күкрәкләренә бейджиклар таккан студентлар Илгиз Шәяхмәтов, Андрей Колотухин, Дмитрий Евдокимов  өчен горурланып.
Чара бик мавыктыргыч итеп оештырылган иде, шуңа программа тәмамлангач  та мәктәп укучылары таралырга ашыкмады: шау-гөр килеп практик эш вакытында килеп чыккан кечкенә проблемаларын бүлештеләр, беренче эш тәҗрибәсе калдырган тойгылары белән уртаклаштылар. Гомумән, бүгенге чара, беренче тапкыр үтүенә карамастан, барысында да яхшы эмоцияләр һәм кабат очрашуга теләк калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International