Нурлат районы ветераннар Советы Татарстанның төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасы Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәргән республика конкурсының өченче этабы нәтиҗәләре буенча 2нче урынга лаек булды. Билгеле булганча, Нурлат ветераннар Советы конкурсның икенче этабында өченче урынны алган иде. Ветераннар оешмасы чираттагы җиңүенә оештыру-методик эшчәнлекне яхшы алып баруы өчен лаек булган.