Бүген районның сәламәтлек саклау учреждениеләре 2016 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Нурлат узган атнада ел саен үткәрелә торган “Хәтер маршы” кышкы яшьләр походында катнашучыларны кабул итте.
Узган атнада районда эш сәфәре белән ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин булып китте.
Узган атнада Нурлат урманчылыгы базасында Лаеш, Әлки, Болгар, Биләр, Чирмешән, Аксубай һәм Нурлат урманчылыклары, “Рослесинфорг” ФГБУсы җитәкечләре, аларның урынбасарлары, участок лесничийлары, инженерлары, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үтте.
Бүген Бикүле авылында яшәүче сугыш ветераны Минехан Миннәхмәт улы Кәлимуллинга 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.
Район мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык кысаларында чаралар дәвам итә.
Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 2001-2002 елгы 12 кешелек яшүсмерләр командасы тренер-укытучы Равил Тюкаев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы укучыларының XI Спартакиадасына зачетка волейбол буенча ТР Беренчелегендә катнашкан.
«Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең «Ел сыйныф җитәкчесе» муниципаль этабында йомгак ясалды.
Сишәмбе көнне Мамык авылы мәдәният йортында Әлкидән килгән “Әфганнан Чечняга кадәр ” дип исемләнгән вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады.
Иртәгә Нурлатка чираттагы хәтер вахтасы белән Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендә Казанның Хәрби дан клубы активистлары киләчәк.