Узган атнада Нурлат урманчылыгы базасында Лаеш, Әлки, Болгар, Биләр, Чирмешән, Аксубай һәм Нурлат урманчылыклары, “Рослесинфорг” ФГБУсы җитәкечләре, аларның урынбасарлары, участок лесничийлары, инженерлары, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов катнашты. Чара урманнардан файдалану, аларны саклау һәм яклау, үстерү буенча чараларның сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелде. Биредә урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеген тормышка ашыру, урман законнарын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту, гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен урманнар бирү тәртибе һәм башка шундый сораулар каралды.