Бикүле авылында яшәүче сугыш ветеранын 90 яшьлеге белән котладылар

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Бикүле авылында яшәүче сугыш ветераны Минехан Миннәхмәт улы Кәлимуллинга 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков та авылның икенче бөтендөнья сугышында катнашкан соңгы ветеранына котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды. Бүгенге көндә ветеран улы Минәхәт һәм килене Татьяна тәрбиясендә, имин картлык кичерә һәм юбилее көнендә ул янә бер тапкыр михнәтле сугыш елларын исенә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International