Ил – иргә, ир илгә таяна

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Узган атнада районда эш сәфәре белән ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин булып китте. Ул армиягә чакыру, хәрби патриотик тәрбия алып бару мәсьәләләрендә нурлатлыларның уңышларын югары бәяләде. Шул уңайдан генерал район башлыгы Равил Кузюровка Россия Федерациясе хәрби көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәме һәм илне саклауга хәзерлекне ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Россия Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне  ныгыту өчен» медален тапшырды.
Нурлат районына визиты барышында Сергей Погодин хәрби комиссариат бинасында да булды,  андагы эш шартлары белән танышты, материаль –техник тәэмин ителешне карады.
-    Нурлат  районында хәрби патриотик тәрбиягә зур урын һәм игътибар бирелә. Биредә план нигезендә эшлиләр, - диде Сергей  Погодин район хәрби комиссариаты эшчәлегенә бәя биреп. 
-    Районыбызда үз  туган җирен, халкын, аның гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен хөрмәт итүче патриот-шәхес тәрбияләү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора,- диде очрашу вакытында район башлыгы Равил Кузюров. –Каникуллар чорында палаткалы лагерьлар эшли,  мәктәпләрдә  кадет сыйныфлары оештырылды, “Форпост» яшьльр формированиесе  уцышлы эшльп килә. Шулай ук тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә, истәлекле даталарга бәйле чаралар зурлап уздырыла.
Патриотик тәрбия бирү шулай ук егетләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләүнең дә бер өлеше булып тора. Быел районда язгы чакырылыш кампаниясе барышында 80нән артык егетне хәрби хезмәткә озату планлаштырыла. Нигездә, аларны Татарстан белән шефлык элемтәләре җайланган частьларга җибәрергә тырышачаклар икән. Быел да традицион рәвештә хәрби хезмәткә бәйле кайнар линия эше оештырылачак. Анда армиягә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары үзләрен борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International