Кайгы кәгазьләре адресатларын көтә

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Иртәгә Нурлатка чираттагы хәтер вахтасы белән Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендә Казанның Хәрби дан клубы активистлары киләчәк.
Очрашу Волхов һәм Ленинград фронтларының Любан һөҗүм итү операциясенең 75 еллыгына багышлана. Традиция рәвешендә хәтер вахтасы вакытында моңа кадәр сугышта хәбәрсез югалган дип саналган фронтовикларның гаиләләренә кайгы кәгазьләре тапшырылачак. “Легенда” хәрби-патриотик клубы активистлары тарафыннан 500дән артык якташыбыз турында белешмә табылган. Республиканың яшь эзтабарлары Егоркинода булып, шәһәрнең 1нче мәктәбендә укучы яшьтәшләре белән дә очрашачак. 16.00дә Халыклар Дуслыгы йортында нурлатлылар белән очрашу булачак. Сугышта хәбәрсез югалган шәһәрлеләрнең исемлеге “Дуслык” газетасы сайтында бирелгән. Аларның туганнарын да кайгы кәгазьләрен тапшыру өчен чарага көтәләр. Районыбыз халкы фронттан кайтмаган туганнарын эзләүдә ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә алачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International