Нурлат узган атнада ел саен үткәрелә торган “Хәтер маршы” кышкы яшьләр походында катнашучыларны кабул итте. Әлеге кышкы поход Татарстан Республикасы районнары буйлап сәяхәт кыла. Ул совет гаскәрләренең Ленинград янындагы Любино һөҗүм операциясенең 75 еллыгына багышланган.
Хәтер маршы безнең район буйлап чираттагы сәяхәтен Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендә Егоркино авылыннан башлады. Бу көнне моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган фронтовикларның гаиләләренә тапшырылган 712 кайгы кәгазенең беренчесе җирле мәктәптә үз адресатын тапты. Алга таба яшьләр походында катнашучы Казанның 101нче мәктәп-гимназиясе укучылары үз яшьтәшләре – шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары белән очрашты. Кич белән Халыклар Дуслыгы йортында зур чара булды.
“Легенда” хәрби-патриотик клубы Казан шәһәренең Хәрби дан клубы ярдәме белән Нурлат районында туып, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган 1106 фронтовик турында мәгълүмат тапкан. Кайгы исемлегендә исә 5630 исем бар. Хәтер маршы җитәкчесе Михаил Черепанов үз чыгышын да “Легенда” клубы җитәкчесе һәм активистларына, авыл җирлекләре башлыкларына актив хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт сүзләреннән башлады. “Бүген фронтовикларның балаларына да инде 80шәр яшь, ул гына да түгел, оныклары да бер-бер артлы якты дөньядан китеп баралар. Шуңа күрә фронтовикның гадел исемен гаиләсенә кайтарып өлгерергә кирәк”, – дип билгеләп үтте Михаил Валерьевич.
Көтеп алынган кайгы кәгазьләрен һәлак булган Ватан сакчыларының балалары, кыз һәм ир туганнары, оныклары алды, адресатын тапмаган мәгълүматлар авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды. Алар бу кайгы кәгазьләрен фронтовикларның туганнарына урыннарда тапшырачак.
– Ниһаять, мин сине таптым, әти, – дип дулкынланудан калтыранган куллары белән белешмәне күкрәгенә кысты Андреевкада яшәүче Ольга Улякашкина. Ә аннан соң анда язылган һәрбер сүзне күз яшьләре белән укып чыкты. – 1941 елның октябрендә Ростов өлкәсенең Персияновка станицасында һәлак булган. Әтием фронтка киткәндә мин тумаган да булганмын әле. Әбием соңгы сулышына кадәр улының фронттан кайтуын көтте, өметен югалтмады.
Кызының дөньяга килүен Михаил Белов әнисе хатыннан белгән. Җавап хатында әнисенең оныгын бишектә тибрәтүен күз алдына китерүе турында язган. Аңардан башка хатлар килми. Бүген аның 8 оныгы бар, алар барысы да Ольга Улякашкина белән бергә хәбәр көткәннәр. “Кече улым 23 ел Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә. Бабасының табылганын белгәч, бик шатланыр инде”, – дип уртаклашты Ольга Михайловна.
Халыклар Дуслыгы йортында үткән кайгы кәгазьләрен тантаналы тапшыру чарасында бик күп кеше катнашты. Якушкинода туган Михаил Сандимировның кайгы кәгазен алырга аның 4 туганы – бертуганының кызлары килгән иде. Алар абыйларының язмышы хакында хәбәр булуын газетабызның “Хәбәр бирегез!” рубрикасыннан белгәннәр. “Ул Ватанны якларга бик яшьли китте, гаиләле булырга да өлгермәде”, – дип искә ала Ольга Михайлова. Ул – фронтовикны исән килеш күреп калган бердәнбер кеше. “Абыем әби белән бабайның 9 баласы арасында иң кечкенәсе иде. Мин аңардан 6 яшькә яшьрәк. Мине чанада тартып йөргәнен хәтерлим. Ә гармунда ничек матур уйный иде! Тыңлап туймассың. Аны сугышка озатканда миңа 13 яшь иде. Саубуллашканда ул миңа үзенең мәктәп букчасын бүләк итте”, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Ольга Яковлевна. Бары 74 елдан соң гына гаилә гвардия кызылармиячесе Михаил Сандимировның 1943 елның февралендә Украинаның Луганск өлкәсендә һәлак булганын белә. “Бу көнне без бик озак көттек”, – диделәр, белешмәне берсенең кулыннан икенчесенә тапшырып кыз туганнар.
Бу көнне яшьләр походы активистлары сугышта һәлак булган туганнарын эзләүчеләрдән яңа заявкалар кабул итте һәм кичә ахырына кайберләре уңай җавап алды да инде.
Очрашуга үз якташларыннан сәлам һәм җылы теләкләр белән Югары Ослан районы ветераннар советы рәисе, туган якны өйрәнүче һәм тарихчы Римма Троцкая да килгән иде. Аны Нурлат “Леганда”сы белән дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, ул клуб активистлары белән берничә тапкыр эзләнү экспедицияләрендә катнашкан. Ул сугышта хәбәрсез югалган туганнарын эзләү буенча үз гаилә тарихын сөйләп, нурлатлыларны сабырлык белән хәбәр көтәргә һәм өметләрен югалтмаска өндәде.