Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 2001-2002 елгы 12 кешелек яшүсмерләр командасы тренер-укытучы Равил Тюкаев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы укучыларының XI Спартакиадасына зачетка волейбол буенча ТР Беренчелегендә катнашкан. Аның нәтиҗәләре буенча Нурлат командасы (капитаны Никита Абакшин) 4нче урынга лаек булган. ТР укучыларының XI Спартакиадасында үз төркемнәрендә нурлатлылар 2нче урынга чыккан.
Беренчелек Яр Чаллы шәһәрендә 9 февральдән 12сенә кадәр үткән. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләреннән 8 команда катнашкан.