Нәтиҗәләр һәм бурычлар

2017 елның 17 феврале, җомга

Бүген районның сәламәтлек саклау учреждениеләре 2016 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Биредә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, район башлыгы Равил Кузюров катнаштылар.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2016 елга төп күрсәткечләре белән Нурлат район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Габдрахманов таныштырды. Ул райондагы демографик хәлгә, чаралар планын (“юл картасы”) тормышка ашыру күрсәткечләренә, түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында дәүләт йөкләмәләренең үтәлешенә, өлкәннәрне һәм балаларны диспансерлаштыруга, кадрлар составы, учреждениенең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләренә җентекләп тукталды.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко үз чыгышында республика сәламәтлек саклау өлкәсендә дәвам иттерелә торган модернизация һәм үсеш мәсьәләләренә тукталды. Соңгы елларда гомер озынлыгының 4 елга артуын билгеләп үтте.
– Әмма халыкның үлем дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән “юл картасы” буенча планлы күрсәткечләрне үтәүгә, күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатыннан канәгать булуга, гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында дәүләт йөкләмәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк, – диде ул, һәм даими игътибар үзәгендә ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү өчен кулай шартлар тудырылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында халык арасында ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча эшчәнлекне көчәйтергә, диспансерлаштыру планы үтәлешен 100 процентка җиткерергә кирәклеген ассызыклады. 
– Барлык предприятиеләр дә мәҗбүри рәвештә диспансерлаштыру үтәргә тиешләр, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International