«Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең «Ел сыйныф җитәкчесе» муниципаль этабында йомгак ясалды. Анда район мәктәпләреннән 11 сыйныф җитәкчесе катнашты.
- Быелгы бәйгегә 5-11 сыйныф укытучыларын җәлеп итүгә игътибар бирелде, - ди жюри әгъзасы, район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Нәфыйгина. - Сыйныф җитәкчесе балага төп йогынты ясаучыларның берсе булып тора. Чөнки бала мәктәптә дәресләрдән тыш вакытын алар белән үткәрә. Шул сәбәпле, аларның үз укучылары белән сыйныфтан тыш сәгатьләрне ни дәрәҗәдә оештырулары мөһим роль уйный. Конкурс барышында сыйныф җитәкчеләре укучылар белән ачык дәресләр күрсәттеләр дә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Екатерина Атаманова 1 урынга лаек булды, 2нче урта мәктәптән Эльмира Төхвәтуллина икенче, Биляр – Озеро урта мәктәбеннән Елена Токарева өченче булды.