Район мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык кысаларында чаралар дәвам итә. Шундый чараларның берсе шул көннәрдә Бикүле мәктәбендә үтте.
Мәктәптә ел саен сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу рәвешендә үтә торган традицион чара быел бүгенге көндә Самара шәһәрендә гомер итүче авылдашлары, запастагы полковник Идеал Галәветдиновның тәкъдиме белән үзенчәлекле форматта уздырылды.
“Бабаларым һәм әбиләремнең сугышчан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә турында сөйли?” акциясе кысаларында тәкъдим ителгән бу тема укучыларда зур кызыксыну уяткан һәм әлеге сорауга җавап эзләп, алар бик зур эш башкарганнар. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, тылда тырыш хезмәт куйган әбиләре турында мәгълүмат туплаганнар, орден-медальәрен барлаганнар, китапханәләрдән һәм Интернет чыганаклардан өстәмә материаллар туплаганнар. Сыйныфларда сайлап алу турын үткән балалар әлеге эшләрен мәктәп күләмендә тәкъдим итү хокукы алган.
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә мәктәпнең көтеп алынган кунагы Идеал Галәветдинов, районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин, авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков катнашында үткән чарада һәркайсы үз эшләрен компьютер чаралары ярдәмендә тулыландырып, чыгыш ясадылар. Укучыларның һәркайсының темага җитди якын килүе күренеп тора. Мәсәлән, конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек дип табылган Ләйсән Латыйпова сугышта катнашкан ике бабасы Галиулла Рәхмәтуллин белән Салих Хатыйпов, аларның сугышчан бүләкләре турында кызыклы итеп сөйләде. Кемнәрдер сугыш ветераннары булган әби-бабалрыннан тыш, бүгенге көн батырлары – әфган сугышында катнашкан әтиләре, Чернобыль афәтләрен ликвидацияләүдә катнашкан якыннары турында сөләүне кирәк дип тапкан. Идеал Галәветдиновның үзенең дә укучыларга җиткерер сүзе бар иде.
– Минем әтием Муса Галәветдин улы үзенең 5 туганы белән шул авылдан Бөек Ватан сугышына илне якларга чыгып киткән. Кызганычкка каршы, биш туганы да яуда ятып калган, ә әтием Сталинград сугышында каты яраланып туган авылына әйләнеп кайткан, - диде ул һәм укучыларга әтисенең фоторәсемен күрсәтеп, сугышчан бүләкләре хакында сөйләде.
30 елдан артыграк гомерен илнең Кораллы көчләренә хезмкәткә багышлаган, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины Идел Галәветдинов “Бабаларым һәм әбиләремнең сугышчан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә турында сөйли?” акциясе кысаларында эшләр әзерләгән һәм чарада актив катнашкан укучыларга хәрби-патриотик хәрәкәттә актив катнашулары өчен “Ватан патриотлары” дигән истәлекле медальләр, эчтәлекле китаплар һәм акчалата бүләкләр дә тапшырды. Чарага үзенчәлекле чыгышлар белән бай программа әзерләгән мәктәп коллективы, аны оештыруда ярәм иткән авыл җирлеге башкарма комитеты Идеал Галәветдиновка үзләре дә бүләк әзерләгән – авыл мәчете төшерелгән картина мәртәбәле кунакка туган якларын хәтерләтеп торачак.
Ә якташыбызның матур башлангычы дәвамлы булырга охшаган.
– Бөтенроссия патриотик хәрәкәте кысаларында оештырылган бу акциягә Самара өлкәсенең татар мәктәпләре дә теләп кушылды. Алар да тиздән үзләренең эшләрен яшьтәшләренә тәкъдим итәчәкләр. Ә Нурлат районында Бикүле мәктәбеннән башланган чарага башка мәктәпләр дә кушылса бик яхшы булыр иде . Мондый чаралар яшь буынның бабалары һәм әбиләре Ватанны саклап күрсәткән батырлыкларга битараф булмаулары хакында сөйли, - ди якташыбыз.