5 июньнән “Заречный” ял-сәламәтләндерү лагеренда 2017 елның җәйге ял сезоны ачылды.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Хәммәдиев ур., 19) төрле дәрәҗә депутатлар кабул итүләр алып бара.
Үткән шимбәдә Биккол авылында яшәүче барлык балалар Мәдәният йортында Балаларны халыкара яклау көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелыштылар.
Бүгеннән Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә 15 эшсез граждан бухгалтер һөнәре буенча укый башлады.
Бу көннәрдә Нурлат районы хуҗалыкларында тәүлеклек савым 101, 4 тонна тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 106 процент.
Бүгенге көндә Нурлатта бердәм китап укучы билетын 900ләп кеше алган.
Бу көннәрдә районда яшәүче өч ярдәмче хуҗалыкка сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә дип субсидияләр кайткан.
1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне кичә Нурлатта сабыйларга бәхетле мизгелләр бүләк итүче гаҗәеп зур һәм матур бәйрәм булып узды.
Кичә кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы – Әлмәттәге баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернәсов бергә хезмәт базары өлкәсендәге законнарны кисәтү максатыннан нурлатлыларны кабул иттеләр.
Дүшәмбе көнне Мәдәният сараенда “Күңелле карусель” балалар иҗаты район конкурс-фестивле үтте.