Дүшәмбе көнне Мәдәният сараенда “Күңелле карусель” балалар иҗаты район конкурс-фестивле үтте. Оештыручылар әйтүенчә, ул ел саен сәләтле балалар һәм иҗади коллективларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, тирә-як мохитка эстетик караш, үз яшьтәшләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. Конкурска барлыгы 36 номер тәкъдим ителде. Анда 7 яшьтән 17 яшькә чаклы балалар “Хореография”, “Оригиналь жанр”, “Вокал ансамбль”, “Вокал-соло”, “Нәфис сүз”, “Конферанс”, “Модалар театры” номинацияләре буенча катнаштылар. Балалар район һәм шәһәрнең түгәрәк берләшмәләрен һәм белем бирү учреждениеләрен тәкъдим иттеләр.
Чара башланыр алдыннан барлык катнашучыларны да район башкарма комииетының мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов сәламләп, уңышлар теләде. Аннан концерт башланды, чыгышлар нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри һәр номинация буенча җиңүчеләрне ачыклады. Мисал өчен, “Вокал-соло” номинациясендә иң яхшылар дип Урта Камышлыдан Диана Гаврилова, Аделина Нуруллина (Балалар иҗаты үзәге, 3нче мәктәп, җитәкчесе О.Ефремова), “Вокаль ансамбльләрдә” – “Смешинка” (9нчы мәктәп, җитәкчеләре Л.Чернышева), “Хореография”дә – “Непоседы” (Балалар иҗат үзәге, җитәкчеләре Г.Әһлиуллина), “Модалар театры”нда Маргарита Лачугина (гимназиянең “Яшь дизайнер” иҗат берләшмәсе) җиңүчеләр дип табылдылар. Алар 1 июнь көнне Балаларны халыкара яклау көненә багышланган концерт программасында катнаштылар.