1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне кичә Нурлатта сабыйларга бәхетле мизгелләр бүләк итүче гаҗәеп зур һәм матур бәйрәм булып узды. Бу көнне балалар иртәдән кичкә кадәр бәйрәм итте.
Иртәдән шәһәрнең үзәк мәйданы төсле шарлар, әләмнәргә күмелде, күңелле музыка яңгырады, аңа балаларның шат, көләч авазлары кушылды. 1 июнь – каникулларныың беренче көне һәм көтеп алынган бәйрәм бит һәм чарага бакча сабыйларыннан алып үсмерләргә кадәр бөтен районнан балалар җыелды. Ә оештыручылар бәйрәм һәркайсына җәй буенча җитәрлек яхшы кәеф бүләк итәрлек булсын өчен барын да эшләгәннәр. Менә бер читтә Балалар иҗаты үзәгенең авимодельләштерү түгәрәкләрендә шөгыльләнүче 27 бала үз куллары белән ясаган авиамодельләре белән район ярышларында катнаша. Янәшәдә генә җирлекара үзәк китапханә “Россия провинциясендә классиклар” Бөтенроссия акциясе кысаларында укулар оештырган. Бөек классикларның дөньякүләм танылган әсәрләрен кычкырып укырга теләүче балалар чиратка тезелешкән. “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы музее, Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте, Балалар сәнгать мәктәбе, район спортчылары һәм башка бик күпләр балалар өчен кызыклы викториналар, уен-конкурслар, җиңүчеләр өчен татлы бүләкләр әзерләгән, тәм-томнар белән сыйланырга, клоуннар белән фотога төшәргә, батутларда сикерергә була.
Әлбәттә, бәйрәм елдагыча бүләкләргә дә бай булды. Төрле конкурслар, проектлар җиңүчеләре, актив балалар белән бергә бер төркем күпбалалы, ярдәмгә мохтаҗ, ятим балаларга мул бүләкләр әзерләнгән иде. Бәйрәмнең төп өлешен район башлыгы Равил Кузюров ачып, барлык балаларга җылы котлаулары һәм теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Равил Әфраимович кулыннан бүләкләр алучылар арасында “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе үткәргән “Балалар рәсем ясый” конкурсының җиңүчеләре, иң актив ата-аналар комитеты вәкилләре, волонтерлар, “Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре һәм башкалар бар иде. Район башлыгы башлаган эстафетаны исә башка кунаклар, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр дәвам итте. “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов дистәләгән балага “Чияле Алан” ял-сәламәтләндерү лагерена, “МАКойл” ПАОсы җәмгыяте башкарма директоры Дамир Ишкинеев “Заречный”га юлламалар бүләк иттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин исеменнән дә 5 укучы “Чияле Алан”га юлламалар белән бүләкләнде, бер балага кәрәзле телефон тапшырылды. “Шешмаойл” Идарәче Компаниясе”, “Татспецтранспорт” Идарәче компаниясе”нең Нурлат УТТсы, “Татнефтьтранссервис Нурлат”, “СВАБ”, “Нурлат элеваторы”, хәрби комиссариат, “ТНГ-НурГИС”, “Арсенал”, “Элис” җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре дә балаларны бәйрәм белән котлап, бүләкләрен тапшырды. Ә бүләк алучы балаларның йөзләрендә шатлык балкыды. Җәйнең беренче көне шундый күңелле мизгелләр һәм файдалы бүләкләр белән башлансын әле!
Ә бәйрәм күңелле концерт, уеннар белән бик озак дәвам итте. Кичен исә сабыйлар янә үзәк мәйданга җыелды. Биредә кичкә кадәр бәйрәм дискотекасы гөрләде.