Бикколда балалар өчен каникуллар күңелле бәйрәмнән башланды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Үткән шимбәдә Биккол авылында яшәүче барлык балалар Мәдәният йортында Балаларны халыкара яклау көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм чарасына җыелыштылар. Мондый бәйрәм  быел инде икенче тапкыр үткәрелә һәм анда күрше Фома авылыннан да балаларны кунакка чакыралар. Быел да ике авылда яшәүче балалар бергәләшеп төрле бәйгеләрдә катнашканнар, асфальтта рәсемнәр ясаганнар, концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар. Бәйрәмдә катнашучылар авыл китапханәсендә яңа китаплар белән дә танышканнар, ә актив балаларга грамоталар тапшырылган. Соңрак балалар  Мәдәният йортында урнашкан Гакыйль Сәгыйров музеенда  булып, шагыйрь тормышыннан кызыклы сәхифәләрне барлаганнар һәм  азактан бергәләшеп чәй эчкәннәр. Шулай итеп, бу көн барысы өчен дә дуслаштыручы һәм белемнәрен дә баетучы күңелле бәйрәм булып үткән. 
Ә авыл Мәдәният йорты һәм китапханәсендә балалар бик еш кунак була. Биредә һәр якшәмбедә  алар өчен төрле чаралар үткәрелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International