Кичә кеше хокуклары буенча Уполномоченныйның Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы – Әлмәттәге баш дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернәсов бергә хезмәт базары өлкәсендәге законнарны кисәтү максатыннан нурлатлыларны кабул иттеләр. Республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясе инспекторлары даими рәвештә районнарга чыгып, хезмәт законнары мәсьәләләрен тикшерә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карый. Фидаил Рурикович билгеләп үткәнчә, Нурлат районы халкыннан мөрәҗәгатьләр сирәк керә икән. 2016 елда 2-3 мөрәҗәгать кенә юлланган булса, агымдагы елның биш аенда әле берәү дә кермәгән. Ул моны райондагы икътисади хәлнең тотрыклылыгы, район җитәкчелегенең, прокуратураның гражданнар мөрәҗәгатьләренә үзвакытында игътибар бирүләре белән аңлата.