Бу көннәрдә районда яшәүче өч ярдәмче хуҗалыкка сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә дип субсидияләр кайткан.
- Әлеге шәхси ярдәмче хуҗалыклар Бикүле, Колбай Мораса һәм Иске Әлмәт авыл җирлекләреннән. Өч хуҗалыкка 520 мең сум күләмендә субсидия кайтты. Аларның күләме мини-ферманың ничә башка төзелүеннән чыгып билгеләнә. Кимендә 5 башка дип исәпләп ферма төзүчеләр өчен 120 мең сум күләмендә булса, кимендә 8 баш сыер асрарга җыенучыларга ул 200 мең сум тәшкил итә, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Миләүшә Фәтхетдинова.
Район авылларында исә мини-фермалар төзергә алынып, быел дәүләт ярдәменә исәп тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар шактый. Ел азагына кадәр районга бу программа буенча барлыгы 2 миллион 400 мең сум күләмендә субсидия кайтыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, әлеге дәүләт программасы ярдәмендә узган елда районда 14 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыгын көрәйтергә өлгерде инде.