Бу көннәрдә Нурлат районы хуҗалыкларында тәүлеклек савым 101, 4 тонна тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 106 процент. Тәүлеклек уртача савым исә 14,1 кг тәшкил итә. Район хуҗалыкларында иң мул сөт – “Сөләйманов Ә.И” КФХсында – 16, 2 кг. “Южная” АФ ОООсында бер сыердан 14,8, “Агропродукт”та 12 кг сөт савыла. Район буенча бүгенге көндә савым сыерларның саны 7239 баш исәпләнә.