Бүгеннән Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә 15 эшсез граждан бухгалтер һөнәре буенча укый башлады. Укулар түләүсез һөнәри белем бирү программасы буенча оештырылган һәм 3 ай буена дәвам итәчәк. Яңа һөнәр эшсезләргә алга таба эшкә урнашырга ярдәм итәргә тиеш.