5 июньнән “Заречный” ял-сәламәтләндерү лагеренда 2017 елның җәйге ял сезоны ачылды. Дүшәмбедән биредә 70 бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта. Балалар өчен лагерь коллективы кызыклы ял һәм сәламәтләндерү программасы әзерләгән, смена 21 көн дәвам итәчәк.