Бүгенге көндә Нурлатта бердәм китап укучы билетын 900ләп кеше алган. Болар өлкәннәр һәм балалар да. Китапханәчеләр билгеләп үтүенчә, көн саен бердәм китап укучы билеты артыннан 10лап кеше мөрәҗәгать итә икән. Аның белән бергә “Татарстан Республикасы милли китапханәсе” порталындагы шәхси кабинетка керү өчен логин һәм пароль дә бирелә.