ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

Бүген район башлыгы Равил Кузюров Нурлат шәһәрендә 1 июль көнне үтәчәк Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча эшче киңәшмә үткәрде. 

26 майдан 26 июньгә кадәр Татарстанда Халыкара наркотик чараларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышлап үтә торган  “Наркотикларсыз тормыш” акциясенә нурлатлылар аның беренче көненнән  кушылдылар. 


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

18-20 майда Нурлатның яшь кикбоксчылары Яр Чаллыда кикбоксингның фулл-контакт төре буенча үткән ТР Беренчелегендә катнашып кайттылар. Беренчелектә респбуликаның 10лап шәһәр һәм районыннан 15 команда катнашкан. 

Бүгенге көндә Яңа Әлмәт төп мәктәбендә Әлмәт һәм Әмзә авылларыннан  29 бала белем ала, быел исә шуларның  4се 9нчы сыйныфны тәмамлый. 


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 23 майда, Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Надежда Федоровна Борисова 90 яшьлеген бәйрәм итә. 
 

Бүген Нурлат районара почтамты җитәкчесе Рәфис Ногманов шәһәр бүлекчәләре хат ташучылары белән үткәргән киңәшмәдә төп тема Россия, республика басмаларына һәм “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасына әбунә хакында булды. 

Шул көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казанда үткән II Халыкара “KAZAN – MUSIC ЙОРТ” музыкаль-инструменталь башкару конкурсында катнашып, зур җиңүләр белән кайткан. 


21
май, 2017 ел
якшәмбе

Нурлаттан Анна, Дмитрий һәм Роман Булатовларны туганлык җепләреннән тыш, уртак мавыгуларына әверелгән спорт та берләштерә бүген – алар өчесе дә кикбоксинг белән шөгыльләнә.
 


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә  Нурлат районы һәм шәһәрендә карантинлы үләннәргә каршы көрәш турында сүз барды.  

Узган атна азагында Нурлат район үзәк хастаханәсенең 30 медицина хезмәткәре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2017” спартакиадасында катнашкан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International