ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Район мәгариф учреждениеләрендә искергән фондны яңарту эше дәвам итә. Әле шул көннәрдә генә мәгариф учреждениеләренә 148 моноблок кайткан. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы безнең район мәктәпләренә җәмгысе 200ләп шундый яңа техника бүлеп биргән инде.
Нурлат коррекцияләүче интернат-мәктәбен ремонтлауга 37 миллион 800 мең сум акча тотылачак, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсендә.
Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары 7 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Когда мы вместе!” халыкара проекты кысаларында үткәрелгән конкурс-фестивальдә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
Кичә, 9 декабрьдә шәһәрнең “Уют” торак милекчеләре ширкәтенең чираттан тыш җыелышы үтте, һәм анда иң төп тема итеп ширкәт рәисен алыштыру мәсьәләсе куелды.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Нурлат районы -  дүрт Советлар Союзы Герое, Дан Орденының ике тулы кавалерын һәм биш Социалистик Хезмәт Герое биргән төбәк.
Бүген, 9 декабрьдә районда Ватан Батырлары көне зур масштабларда үтте.
Кичә Нурлат тамашачысы якташыбыз, үзешчән композитор һәм башкаручы Сабит Миннехановны алкышлады. Иҗатының 30 еллыгына багышлап үткәрелгән кичәдә алма төшәр урын да юк иде.
Нурлат гимназиясе агымдагы уку елыннан фәнни-техник иҗат мәйданчыгы базасына әйләнде.
Шәһәрдә әле Яңа ел бәйрәменә чыршылар сата башламасалар да, күпләр аның ниндиерәк буласын күз алдына китереп, планнар корып куйганнардыр инде. Әлбәттә, һәркем бәйрәмдә өй түрендә иң купшы яшел чибәркәй утыруын тели. Әмма ТРның Россельхознадзор Идарәсенең  фитосанитар күзәтчелек буенча Нурлат бүлеге дәүләт инспекторы Ләйсән Гафиятуллина чыршы алганда ашыкмаска киңәш итә.

8
декабрь, 2013 ел
якшәмбе
Бүген, 8 декабрьдә шәһәрнең “Ледок” Спорт сараенда “Кышкы старт” хоккей турниры төгәлләнде, һәм төп Кубокны Нурлатның “Ледок” командасы отты

7
декабрь, 2013 ел
шимбә
Бүген, 7 декабрьдә шәһәрдә, Инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсе нурлатлыларны арзан бәядән сатылган ит, шикәр комы, бөртек белән җәлеп итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International