Батырлар бар Нурлат җирендә

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Нурлат районы -  дүрт Советлар Союзы Герое, Дан Орденының ике тулы кавалерын һәм биш Социалистик Хезмәт Герое биргән төбәк.
Бүген, 9 декабрьдә районда Ватан Батырлары көне зур масштабларда үтте. Иртәнге якта хакимият һәм ветераннар оешмасы вәкилләре Социалистик Хезмәт Геройлары Шәриф Сәгыйров, Зәки Тимерҗанов, Габбас Гыйматдинов каберләрендә  булып, анда  чәчәк бәйләмнәре салдылар. Аннан чара Дан һәм Хәтер аллеясында дәвам итте. Биредә ветераннар һәм мәктәп укуылары катнашында искә алу чарасы оештырылган иде. Митинг билгесез солдат һәйкәленә веноклар салудан башланды, аннан батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.
 Район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова  үз чыгышында әлеге бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп, хәзерге буынга бәхетле тормыш бүләк иткән, районыбыз  үсешенә зур өлеш керткән олы шәхесләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Митингта район хәрби комиссары Закир Абдуллин,  ветераннар Советы оешмасы җитәкчесе Разия Садретдинова яшь буыннан якташларыбызны онытмауларын сорадылар. Нурлатлы Минвәзир Сираевка 1966 елдан 79 елга кадәр Габбас Гыйматдинов кул астында эшләргә насыйп булган.
- Габбас Кыямович бик тәртипле, белемле һәм булдыклы, сүзендә торучан җитәкче иде, - ди Минвәзир ага. – Без аны беркайчан да онытканыбыз юк, 9 май, 23 февральдә, туган, үлгән көннәрендә һәрдаим искә алып торабыз һәм шундый җитәкче кулы астында эшләвебез белән горурланабыз.
Ә аннан чара Каравыл Тавы һәм Иске Чаллы авылларында Советлар Союзы Геройлары Николай Кузнецов һәм Николай Синдряков һәйкәлләре янында митинг һәм веноклар салу белән дәвам итте.  Бу көнне район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, хәрби комиссариат, “ДОСААФ”, “Форпост” һәм “Яшь гвардия” яшьләр берләшмәләре белән берлектә автоузыш та оештырылды.
мәгариф учреждениеләрендә Батырлык дәресләре үтте, Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее аграр техникум студентларын кабул итте. Алар өчен Батырлар залы буенча экскурсия оештырдылар. Көннең икенче яртысында биредә Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр кунакта булды. Музей хезмәткәрләре өлкәннәр өчен дә барлык заллар буенча экскурсия үткәрделәр.
Батырлар көне Россиядә 2007 елдан  билгеләп үтелә. 1917 елга кадәр әлеге дата Изге Георгий кавалерларын хөрмәтләү бәрәме буларак узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International