Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары конкурс лауреатлары булды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары 7 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Когда мы вместе!” халыкара проекты кысаларында үткәрелгән конкурс-фестивальдә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча, мәктәпнең Валентина Бурганова җитәкчелегендәге “Свой стиль” халык уен кораллары ансамбле III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Валентина Бурганованың тагы ике шәкерте – 2нче сыйныф укучылары Гүзәл Яруллина белән Булат Мөбарәкшин (концертмейстер Лариса Мухаметжанова) домра буенча шулай ук III дәрәҗә лауреат исемнәре алдылар. Мәктәпнең тагы бер укучысы Наталья Кириллова (концертмейстер Елена Боркова, укытучысы Валентина Бурганова) үз яшь категориясендә шулай ук домрада үз осталыгын күрсәтеп,  дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International