Турнир, чыннан да, Россия дәрәҗәсендәге статуслы иде. Өч көн барган “Кышкы старт”та нурлатлылардан тыш, ЦСК ВВС (Самара), “Волгарь” (Тольятти), “Сокол” (Яңа Чабаксар), “Кристалл” (Түбән Новгород өлкәсе, Балаково шәһәре) һәм “Вятка” (Киров) командалары көч сынашты. 2002–2003 елгы үсмерләрдән торган әлеге командаларның барысы да, быелдан исә “Ледок” та, Россия беренчелегендә чыгыш ясыйлар. Шуңа бу турнирны оту аерата мәртәбәле саналды. “Ледок”ка трофей һич тә җиңел эләкмәде,әлбәттә. Дөрес, нурлатлылар старт уенында “Вятка”ны җиңелдән генә ота алдылар. Ә “Волгарь”га каршы матчта чын ир-егетләрчә көчле характер күрсәттеләр һәм 0:3 исәбенә оттырып барган җирдән, матчны 5:3кә үз файдаларына төгәлләп, фантастик җиңүгә ирештеләр. Тик менә ЦСК ВВСка каршы өченче матчта уен тәмамланырга ике минут калганда, хуҗалар хәлиткеч гол керттереп, җиңелүгә дучар булдылар. Хәзер инде призерлар арасында эләгер өчен калган ике уенны да отарга кирәк иде. Тренерлары Александр Елагинның сүзләре дә үтемле булгандырмы, соңгы араларда чит командаларга болай да чамадан тыш “кунакчыллык” күрсәтеп торучы яшь хоккейчыларыбызның үзләренең дә кыйммәтле трофейны читкә озатасылары килмәгәндерме – ни генә булмасын, “Ледок” “Сокол”ны да отты, турнирда бер генә җиңелү ачысы да татымаган “Кристалл”ны җа 9:3 исәбенә тар-мар итте. Әмма бу төп Кубокны оту түгел иде әле. Гомумән, турнирга хәлиткеч нокта “Сокол” белән ЦСК ВВС арасында узучы соңгы матчта гына куелды. “Очучылар”га Кубокны оту өчен бары тик төп вакытта җиңү кирәк булса, “Ледок”ка чемпион калыр өчен “Сокол”ның отуы яисә төп вакытның тигез исәпкә тәмамлануы кулай иде. Тулаем “Кышкы старт” турнирына хас булган фантастик борылышлар соңгы матчта да дәвам итте: уен буена отып барган самаралылар, инде үз шәүләләрен ялтырап торган алтынсу Кубокта күрү турында уйлаганда, “Сокол” исәпне тигезләп тә куйды. Дөрес, буллитлар буенча “очучылар” җиңде, әмма “Ледок”ның чемпион калуына бу хәл берничек тә комачаулый алмый иде инде. Моннан тыш, “Ледок” уенчылары Раил Кәбиров – турнирның иң яхшы бомбардиры, ә Александр Шпаров иң яхшы капкачысы дип табылды.