Нурлат тамашачысы үз композиторын зурлады

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Кичә Нурлат тамашачысы якташыбыз, үзешчән композитор һәм башкаручы Сабит Миннехановны алкышлады. Иҗатының 30 еллыгына багышлап үткәрелгән кичәдә алма төшәр урын да юк иде. Концертта авторның иҗатташлары – район гына түгел, республика эстрада йолдызлары аның берничә дистә җырын башкардылар, аның турында иң җылы фикерләрен җиткерделәр. Тамашачылар исә авторга булган хөрмәтләрен көчле алкышлар һәм чәчәк бәйләмнәре аша белдерделәр. Сабитка район җитәкчелеге исеменнән котлауны Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Галәветдинова җиткерде.
– Бу чын моң бәйрәме булды,–диде кичәне алып баручы нәфис сүз остасы Замирә Рәҗапова 3 сәгатьтән артык барган кичә ахырында. Катнашучыларның теләге бер иде:  композиторның 50 яшьлек юбилеенда да   очрашырга, шундый тулы заллар белән бәйрәм итәргә язсын, дип хушлаштылар алар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International