Чыршы алсаң, карап ал!

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Шәһәрдә әле Яңа ел бәйрәменә чыршылар сата башламасалар да, күпләр аның ниндиерәк буласын күз алдына китереп, планнар корып куйганнардыр инде. Әлбәттә, һәркем бәйрәмдә өй түрендә иң купшы яшел чибәркәй утыруын тели. Әмма ТРның Россельхознадзор Идарәсенең  фитосанитар күзәтчелек буенча Нурлат бүлеге дәүләт инспекторы Ләйсән Гафиятуллина чыршы алганда ашыкмаска киңәш итә.
- Чыршы, нарат агачлары чыршы юкәр ашары, зур һәм кечкенә кара мыеклач коңгыз, кара нарат мыеклы коңгызы кебек урман корткычлары белән зарарланган булырга мөмкин, - ди ул. – Алда телгә алынган мыеклач коңгызлар ылыслыларның үзагачына җитди техник зарар салырга мөмкиннәр. Әмма барыннан да бигрәк алар аша  агачларга нарат кәүсәсе йомры суалчаннары дип аталучы  карантин авыруы күчәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә республиканың кайбер районнарында һәм тирә-күрше төбәкләрдә урман корткычлары буенча карантинлы фитосанитар  зоналар булдырылды. Мәсәлән, Татарстанның Арча, Балтач, Яшел Үзән, Буа, Саба һәм башка кайбер районнарында, күрше Самара, Ульян өлкәләрендә бар шундый зоналар.
Шөкер, безнең районда мондый зоналар юк икән үзе. Декабрь уртасыннан фитосанитар күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең чыршы базарларына рейдлар үткәрергә җыеналар. Әлеге чараларның төп максаты –  фитосанитар документлары булмаган агачларны сатуны булдырмау.
- Яңа ел алдыннан ылысы агачлар сатуны оештырырга җыенучы юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар тиешле барлык фитосанитар документларны да вакытында рәсмиләштерсеннәр һәм сатып алучыларны бары тик зарарланмаган, куркынычсыз  һәм матур чыршылар белән генә сөендерсеннәр иде, - ди Ләйсән Гафиятуллина.

Барлык сораулар белән дә Россельхознадзорның ТР буенча Идарәсе фитосанитар күзәтчелек бүлегенә 8(843) 277–69–26 телефоны яки karantin.rt@mail.ru буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International