Иртәнге 7дә үк эшли башлаган ярминкәдә итне 20 ноктада 180-230әр сумнан тәкъдим итсәләр, йомырканың дистәсе –50, шикәр комының килосы 25, он – 12,50, сөтнең литры 20 сумнан сатылды.
Инвладилар ункөнлеге кысаларында быелгы беренче ярминкәдә сәүдә рәтләре белән беррәттән концерт программасы да тәкъдим ителде, кайнар чәй дә әзерләп тордылар. “Форпост”, ЯшьГвардия” яшьләр берләшмәләре активистлары өлкәннәргә ярдәм итеп йөрделәр. Көндезге 12гә кадәр эшләгән ярминкәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова да карап чыкты.