Нурлатта коррекцияләүче интернат мәктәп капиталь ремонтланачак

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Нурлат коррекцияләүче интернат-мәктәбен ремонтлауга 37 миллион 800 мең сум акча тотылачак, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсендә. Инде капиталь төзекләндерү эшләре, аерым алганда түбә һәм тәрәзәләрне алмаштыру якын арада башланачак. Мәктәпне төзекләндерү белән Казанның “Гамәл” ОООсы хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк икән. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министлыгының мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү һәм төзү буенча техник күзәтчелек бүлеге начальнигы   Ренат Корбанов ремонт эшләре белән шөгыльләнәчәк оешма  вәкилләре белән интернат-мәктәптә булып,  башкарыласы эш күләмен карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International