Чәршәмбе көнне Лениногорск шәһәрендә узган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона турында җиңүчеләр арасында нурлатлылар да бар. Шәһәрнең “Тирмәкәй” балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадеева “Ел хатын-кызы – ел үрнәге” номинациясендә беренче булып, республика этабына узды. Калган өч катнашучыбызга лауреат исемнәре бирелде.