Гәйтән, Кәкре Атау халкын юллар, күпер, ут проблемалары борчый

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген, 23 гыйнварьда Кәкре Атау авылында узган Гәйтән авыл җирлегенең гражданнар җыенында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны район җитәкчелегенә юллый алдылар.
Бу - электр линияләрен алмаштыру, күпер ремонты, юл проблемасы. Чарада катнашкан район башлыгы Равил Кузюров халыкны борчыган һәр проблема уңаеннан тиешле служба җитәкчеләре белән киңәшеп мөмкинлекләр табу җаен караячакларын хәбәр итте. Җыенда Гәйтән авыл җирлегенең узган елдагы эшчәнлеге район җитәкчелеге тарафыннан уңай бәя алды. Соңгы еллада җирлектә мөгезле эре терлек башы саны арту да яхшы күренеш буларак кабул ителде. Халыкның үз көчләре белән фермалар торгызулары да яхшы яктан телгә алынды. Шунда ук район башлыгы терлекчелек юнәлешендә активлык күрсәткән һәм бүгенге көндә 7-8әр баш мөгезле эре терлек тотучы гаиләләр - Шамил Сафиуллин, Миннеруй Хәсәнҗановаларны бүләкләде. 50 ел бергә гомер иткән үрнәк гаилә Ихсан һәм Сания Гыйззәтуллиннар да җыенда билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International