Нурлатта яшь урман белгеченә йорт төзеләчәк

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе буенча, быел Нурлат урман сәнәгате тармагында эшләүче яшь белгеч өчен агач йорт төзеләчәк.
Бу – әлеге тармакка киләчәктә яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан башкарыла. Сүз уңаеннан, узган ел урманчылар отрядына бер яшь кадр – Илдар Йосыпов кушылган. Казан Аграр университетын тәмамлаган егет хәзер биредә урман культуралары инженеры булып эшли. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International