Халыкны эшле итүнең төрле юнәлешләре карала

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Төрнәс авыл җирлегенең төп проблемасы – мәшгульлек. Бу мәсьәлә кичә Төрнәстә узган гражданнар җыенында янә күтәрелде. Июль анда “Татспиртпром” ОООсы филиалы үз эшчәнлеген туктаткач, 115 кеше эшсез калган иде. Шуларның 93е мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелды. Бүгенге көндә нибары 16 кеше үзенә эш тапкан. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов үз чыгышында хәбәр итте. Җыенда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров җирлектәге проблемалардан күптән хәбәрдар булуын һәм аларны  хәл итү буенча сөйләшүләр алып баруын хәбәр итте. Район җитәкчелеге халыкны эш белән тәэмин итү буенча төрле юнәлешләрне карый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International