Табигатьтә аз санда калып бара торган бу йөгерек хайваннарның санын арттыру турында республика дәрәҗәсендә кайгырта башлаганнар. Республиканың хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау идарәсе хәзер кыр кәҗәләре санын арттыруның программасын булдырган, ул республика җитәкчелеге контролендә тора.