Якушкинолылар район җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген, 23 февральдә Якушкино авыл җирлегендә районның беренче затлары катнашында гражданнар җыены үтте. Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы җитәкчелегендәге район җитәкчеләре делегациясе авыл халкы белән иң мөһим проблемалар турында сөйләште. Гадәттәгечә, юллар, урамнарны яктырту, социаль тармактагыларга шәхси хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре дә өстәлде. Өстәвенә, Казаннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге начальнигы Сергей Чурин да килгән иде. Сергей Иванович авыл халкын шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерергә чакырды, дәүләти һәм тармак ярдәмнәренә басым ясады. Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән уңай динамика күзәтелә икән үзе. Җәмгысе 1236 кеше яшәгән өч авылда ЛПХ буенча ташламалы кредитны тулаем 15 миллионлап сумга 100 кеше алган. 10 гаилә авыл белгечләренә булышлык итү программасы буенча өй төзегән. Инде ике ел рәттән бу җирлектә 9ар бала туа. Узган еллар белән чагыштырганда, бу – уңай саннар. “Җыенда конкрет карарлар кабул ителде. Күптән түгел генә төзелгән медпункт инвентарь белән җиһазланачак, Абрыскинода юл төзү, электр хуҗалыгын реконструкцияләү көтелә”, – диде Хасибулла Хәбибуллович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International