Нурлатлылар суицидка каршы ничек көрәшә

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кичә гимназия базасында “Мәгариф мохитында балигъ булмаганнарның суицидаль тәртибен профилактикалау” дигән темага узган Республика семинарында Нурлат районы тәҗрибәсе каралды. Семинарда катнашучылар техник, декоратив – гамәли иҗат күргәзмәләре, музей эше белән таныштылар, тематик акцияләрдә катнаштылар. Моннан тыш нурлат педагоглары кунакларга дәрестән тыш чаралар, мастер-класслар һәм ачык дәресләр дә тәкъдим иттеләр. Ике өлештән торган республика семинарында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлеге советнигы Ю.Пухова катнашучылар өчен норматив – хокукый мәсьәләләргә багышланган укулар да үткәрде. “Параллель” Татарстан Республикасы мәктәп психологлары ассоциясе” директоры Э.Башлай үткәргән түгәрәк өстәл утырышында район мәгариф учреждениеләре педагог-психологлары  ата-аналар һәм укучылар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International