Нурлат укучылары һөнәрне ярминкәдә сайлады

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген, 23 гыйнварда, Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге Аграр техникум базасында районның 350дән артык чыгарылыш сыйныф  укучысы өчен “Мәгариф. Карьера-2014” вакансияләр һәм укучы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Ярминкәдә республика һәм Россиянең 12дән артык югары, махсус һәм урта һөнәри белем бирүче  учреждениесе вәкилләре катнашып, үз уку йортлары турында сөйләделәр. Ярминкәдә шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге начальнигы Сергей Чурин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International