ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2014 ел
җомга
Тимер юлчылар бистәсе -  шәһәргә нигез салучы микрорайон. Тарихи тамырлары 1909 елга тоташкан  бистәнең төп проблемасы - авария хәлендәге торак йортлар.
Кичә Ключида яшәешне тәэмин итүче барлык службалар, прокуратура, полиция җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены үтте.
Сочидагы кышкы уеннарны рекордлы күләмдә кунаклар карар дип көтелә. Планетаның меңләгән кешесе кебек үк Нурлат районы халкы да  кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасын зарыгып көтә, ә спортчыларыбыз тулы көченә ярышларга әзерләнә.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Нурлат ЦРБсы”  ДАУЗы  хәбәр итә: 2014 елның 28 гыйнвареннән ЦРБның акушерлык корпусының икенче катында планлаштырылган ремонт бара.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Идел буе федераль округының Саратов шәһәрендә узган кикбоксинг буенча беренчелегеннән Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары призлы урыннар белән кайтты.
Урта Камышлы авыл җирлегендә ел матур яңалыклар белән башланды.  4 гаиләдә сабыйлар туды, ди Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина. Петр һәм Надежда Романовлар гаиләсендә кыз бала туган, ә Виктор һәм Саера Ямановлар, Александр һәм Марина Григорьевлар, Александр һәм Гөлүсә Малининнар гаиләләрендә ир балалар дөньяга килгән.
Кичәге көн мәгълүматларыннан чыгып караганда, биредә бер сыерга уртача көнлек савым 13,5 литр тәшкил итә.

Кичә, 4 февральдә Кизләүдә ТРның атказанган укытучысы, Н.Крупская исемендәге премия лауреаты Фаикъ Хәмитов истәлегенә традицион хоккей ярышлары үтте. 

4 февральдә гимназия бинасында шәһәрнең көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш һәм төньяк микрорайоннарында яшәүчеләрнең шәһәр җитәкчелеге белән очрашуы үтте.
Киекле урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Альмира Маняпова Түбән Кама шәһәрендә узган “Үз тамырларың турында хәтерләп” дип аталган III республика тикшеренү һәм туган якны өйрәнү конференциясеннән I дәрәҗә дипломга ия булып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International