Тимер юлчылар бистәсе зур ресурслар сорый

2014 елның 7 феврале, җомга
Тимер юлчылар бистәсе -  шәһәргә нигез салучы микрорайон. Тарихи тамырлары 1909 елга тоташкан  бистәнең төп проблемасы - авария хәлендәге торак йортлар.  Бүген биредә шундый 23 йорт исәпләнә. Халыкны иске  йортлардан 2017 елга кадәр күчереп бетерү планлаштырыла. Пәнҗешәмбе көнне шәһәрнең 8нче мәктәенбдә узган халык җыенында район башлыгы Равил Кузюров әлеге микрорайон проблемаларыннан хәбәрдар булуын әйтте. Микрорайонда  проблемалар шактый. Бу – яшьләр өчен күңел ачу, эш урыннары булмау, автобус маршруты җитеп бетмәү, даруханә, сәнәгать товарлары сатучы кибет, спортзалның булмавы һәм башка сораулар. Алда телгә алынган проблемаларны бер ел эчендә генә тулысынча хәл итеп булмаячак, билгеле. Район җитәкчелеге бистәнең иң тәҗел проблемаларын хәл итү буенча инде бүгеннән сөйләшүләр алып бара.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International