Иң күп сөт – “Сөләйманов”лыларда

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Кичәге көн мәгълүматларыннан чыгып караганда, биредә бер сыерга уртача көнлек савым 13,5 литр тәшкил итә.
“Южная” АФ ОООсында исә алардан бераз гына калышалар – биредә көнлек савым – 13, 4 литр. “Агро-Развитие” һәм “ИРС” ОООлары – урталыкта, аларбер сыердан 9,9 һәм 9,4шәр литр сөт савалар.  Ә менә иң аз сөт - “Космос” ОООсында, биредә кичә бер сыердан 7,8 литр гына сөт сауганнар. “Нурлат сөте”ндә дә сөт күләме шул чама  –7,9 литр. Әмма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, хуҗалыкларда сөт күләмен арттыру өстендә эш алып баралар, мәсәлән, шул араларда “Нурлат сөте”нә  250 баш сыер кайтарачаклар икән. Әмма барлык мөмкинлекләр дә файдаланыла дип әйтеп булмый, шул ук ашатуда барда куллануны әлегә бары тик “АгроРазвитие”дә генә гамәлгә керткәннәр.
Район буенча исә уртача савым 10,9 литр тәшкил итә. Республикада уртача күрсәткеч 11,8 литр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International