Игътибарсыз калдырмаячаклар

2014 елның 7 феврале, җомга
Кичә Ключида яшәешне тәэмин итүче барлык службалар, прокуратура, полиция җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены үтте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин башкарылган эшләр турында хисап тоты һәм агымдагы елга бурычларга тукталды. Ключидагы перспективага килгәндә, биредә “Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу” республика программасы кысаларында 52 фонарь урнаштырырга планлаштыралар. Поселокта яшәүчеләр юлларның торышы, яктырту, чүп контейнерларының аз булуы, мәктәп укучыларын ташу өчен автобус булмау,  көтүлек җирләрнең җитмәве  белән бәйле проблемаларны күтәрделәр.
- Яктырту, балалар ташу, чүп контейнерлары урнаштыруга кагылышлы проблемаларны быел хәл итәргә тырышачакбыз. Юллар, тротуарларга килгәндә, мәсьәләне өйрәнергә кирәк, монда зуррак кертемнәр таләп ителә, - диде район башлыгы Равил Кузюров һәм яшәешне тәэмин итүче служба җитәкчеләрен Ключига шәһәрнең  башка микрорайоннары белән бер дәрәҗәдә  игътибар бирергә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International