Инде җиденче ел рәттән уздырылучы турнирда быел 10 команда ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Турнирны тантаналы ачуда Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкесе Әсгать Габдуллин яшь хоккейчыларга хәер-фатиха сүзләрен җиткерде, аннан, хоккейчыларны бозга матур гадәт буенча Кизләү имам-хатыйбы догасы белән озаттылар. Көне буена сузылган ярышарда ике төркемдә дә Кизләү командалары чемпион калды. Башка призлы урыннарны Чулпан, Киекле, Фома мәктәпләре алды. Җиңүчеләр һәм призерларга күпсанлы иганәчеләр тарфыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды, шулай ук шәхси номинациядә дә призлар каралган иде.