Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә ремонт бара

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
“Нурлат ЦРБсы”  ДАУЗы  хәбәр итә: 2014 елның 28 гыйнвареннән ЦРБның акушерлык корпусының икенче катында планлаштырылган ремонт бара. Бүген биредә 23 эшче эшли. Корпусның беренче катында ремонт чорында  вакытлыча 20шәр койкалы гинекология бүлеге һәм акушерлык стационары урнашкан. 5 февральгә биредә 3 йөкле хатын, 7 бала табучы һәм 7 бала бар, алар шартлардан канәгать.
Ремонт эшләре медицина хезмәтенең  сыйфатына йогынты ясамыйлар. Медикоментоз тәэмин ителеш тулы күләмдә, тиешле җылылык, кайнар һәм салкын сулар бар, болар хакында 01.02.2014 елда тудыру һәм акушерлык бүлекләрен карау акты да раслый. Акт комиссия рәисе, Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ә.К.Габдуллин тарафыннан имзаланган. Комиссия тудыру бүлеген карап, бинада температураның +23,+24 градус  булуын теркәгән, ул нормага туры килә. Бүлекне 5 февраль көнне караганда, температура +26 градуска җиткән иде.
Ремонт барышы һәм тудыру бүлегенең бүгенге торышы фотодокументлар белән раслана.










ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International