ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2014 ел
җомга
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Сандугач сайрар илем” XVII балалар иҗаты фестивалендә катнашып, лауреатлар булдылар.
Районда февраль ае хәрби-патриотик айлык  булып Ватан сакчылары көне кысаларында бара. Җиңүнең 70, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланган чаралар районда ел дәвамында узачак.
Узган атнада “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлеге әгъзалары  “Халык контроле” партия проекты кысаларында шәһәрнең “Юлдаш” һәм “Татарстан” кибетләренә рейдлар оештырдылар. Рейдлар барышында азык-төлек бәяләренә мониторинг үткәрелгән, социаль әһәмиятле ашамлыкларның бәяләре тикшерелгән.
Тимер юлчылар бистәсе -  шәһәргә нигез салучы микрорайон. Тарихи тамырлары 1909 елга тоташкан  бистәнең төп проблемасы - авария хәлендәге торак йортлар.
Кичә Ключида яшәешне тәэмин итүче барлык службалар, прокуратура, полиция җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены үтте.
Сочидагы кышкы уеннарны рекордлы күләмдә кунаклар карар дип көтелә. Планетаның меңләгән кешесе кебек үк Нурлат районы халкы да  кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасын зарыгып көтә, ә спортчыларыбыз тулы көченә ярышларга әзерләнә.

6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Нурлат ЦРБсы”  ДАУЗы  хәбәр итә: 2014 елның 28 гыйнвареннән ЦРБның акушерлык корпусының икенче катында планлаштырылган ремонт бара.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Идел буе федераль округының Саратов шәһәрендә узган кикбоксинг буенча беренчелегеннән Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары призлы урыннар белән кайтты.
Урта Камышлы авыл җирлегендә ел матур яңалыклар белән башланды.  4 гаиләдә сабыйлар туды, ди Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина. Петр һәм Надежда Романовлар гаиләсендә кыз бала туган, ә Виктор һәм Саера Ямановлар, Александр һәм Марина Григорьевлар, Александр һәм Гөлүсә Малининнар гаиләләрендә ир балалар дөньяга килгән.
Кичәге көн мәгълүматларыннан чыгып караганда, биредә бер сыерга уртача көнлек савым 13,5 литр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International